6 апрель 2016 яңалыклары
-
Бер көн эчендә дүрт кеше алданган
Ике очракта Татарстан кешеләре "һәлакәткә юлыккан" туганнарын коткарабыз дип, ә калган икесендә бушлай белдерү урнаштыру сайты аша кырыгалдарлар кармагына эләккән. Әйтик, Түбән Камада яшәүче 70 яшьлек картның өй телефонына билгесез кеше шалтыратып, улының юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булуын җиткерә. Улын йолып калу өчен, билгеле инде, акча таләп итә. Пенсионер карт 7500...
-
5 игезәк кыз тапкан ханым УЗИга бармаган булган
Һиндстанда яшәүче ханым уйламаганда биш бала анасы булып куя. 25 яшьлек Манита Сингхны 26 атналык көмәне белән вакытында алда тулгагы башланганнан соң хастаханәгә китерәләр. Бер генә бала табам дип йөргән яшь ханым УЗИга бармаган, шуңа күрә әлеге сюрпризны көтмәгән дә була. Ике ел элек бердәнбер улларын югалткан яшь гаилә башлыгы...
-
Синоптиклар иртәгә 9 градуска кадәр җылы вәгъдә итә
Төнлә һәм иртән урыны белән бераз кар һәм юеш кар, көндез яңгыр яварга мөмкин Татарстан синоптиклары фаразына караганда, 7 апрель төнлә һәм иртән республика буенча урыны белән томан көтелә. Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән кар урыны белән бераз кар һәм юеш кар, көндез яңгыр яварга мөмкин. Җил...
-
Үзен коткаруларына шатланып, тереләй янып үлгән
Аз гаиләлеләр өчен фатир бер көндә ике тапкыр яна. Яр Чаллының ГЭС бистәсендә яшәүчеләр төтен исен сизеп, янгын сүндерүчеләрне чакырталар. Коткаручылар янгын булган бинадан фатир хуҗасын алып чыгалар. Табиблар аны коткаралар. Могҗиза белән исән калган чаллылы өенә кайткач үзенең бу шатлыгын билгеләп үтмәкче була. Берничә сәгатьтән бүлмә кабат ялкынга күмелә....
-
Татарстанда тагын бер күперне су баскан
Узган атна азагында Буа районында Зөя елгасы аша узучы автомобиль күперен су баскан иде. Кичә кар суыннан Татарстанда тагын бер күпер зыян күргән. Яңа Чишмә районында Архангел авыл җирлегендә торак пунктның ике ягын тоташтырып торучы күперне су баскан. "Тимербетоннан эшләнгән күпернең озынлыгы 46,3, ә киңлеге 6,9 метр,, - дип ачыклык...
-
Машина белән боз астына китүчеләрнең берсенең генә гәүдәсе табылган (ВИДЕО)
4 апрель иртәсендә Нократ елгасы аша боз кичүендә Киров өлкәсе Малмыж районы биләмәсендә "УАЗ-Фермер" машинасы боз астына киткән иде. Бозга керү рөхсәт ителмәгән була. Боз кичүе инде 28 мартта ук ябылган була. Ләкин машина йөртүче юл билгеләрен санга сукмый. Ул вакытта һәлакәт аркасында йөртүче үзе һәм аның ике пассажирының гомере...
-
Тимер юл билетларын - ярты бәясенә
Россия Тимер Юллары 17 яшькә кадәрге барлык балаларга 50 % ташлама ясый башлаган. Атап әйткәндә, 1 июньнән башлап 31 августка кадәр дәүләт эчендә йөрүче поездларның гомуми һәм плацкарт вагоннарында баручы балаларга яртылаш ташлама ясалачак. Шунысы да бар, билетларны сатып алу процедурасы да гадиләшә. Ата-аналардан бернинди дә өстәмә белешмәләр таләп ителми...
-
Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү нәтиҗәләр бирми
Татарстанда имам-хатыйб Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданының билгесез юкка чыгуына ике ай чамасы вакыт үтте. Әмма хәзрәтнең туганнары әйтүенчә, эзләү эшләре һаман да нәтиҗәләр бирми. Имам турында бернинди мәгълүмат юк. Хәзрәтне эзләү максатыннан ачылган Буа һәм Саранск штаблары инде ябылып, әле дә эшләп килүче бердәнбер Казан штабы...
-
Татарстанда шикәр чире проблемалары буенча кайнар линия ачыла
Татарстанда 7 апрельдә - Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, шикәр чире проблемаларына кагылышлы сорауларны кабул итеп алу өчен кайнар линия эшли. Кайнар линия эшчәнлеген Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе гамәлгә куя. Татарстанда яшәүчеләр 9:00-17:00 сәгатьләрдә үзен кызыксындырган сорауларын Казандагы 8(843)273-16-34 телефон номерына шалтыратып...
-
Лениногорскиның “Айсылу” театры нәниләрдә кунакта булып кайтты
Унберенче гимназия каршында эшләп килүче "Айсылу" театр коллективының кечкенә төркеме артистлары 16 нчы балалар бакчасында ике спектакль күрсәтте. Берсе "Алмагачлар" -татар телендә булса, икенчесе "Огниво" - рус телендә барды. Нәниләр артистлар чыгышын җылы һәм яратып кабул итте. Соңыннан, бакчага йөрүче балалар үзләре дә, бер-берсе белән ярыша-ярыша, әлеге театрның җитәкчесе Зөмәрә...
-
Бүләккә – iPad Air!
ТР Экология һәм табигый байлыклар миинистрлыгы шимбә өмәләре һәм табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашучылар өчен бәйге игълан итте. Шулай итеп, чисталык булдыру чарасында активлык күрсәтүчеләр шәп бүләк иясе булу мөмкинлегенә ия. Бәйгедә катнашу өчен министрлыкның "Instagram" челтәрендәге рәсми аккаунтына язылырга һәм үзеңнең өмәдә #эковесна2016 хэштегы белән үткәрелгән акцияләрдә төшерелгән фото...
-
Түбән Камада ике егет боз белән агып киткән
Түбән кама районы Кызыл Чишмә авылыннан ерак түгел урында алар боз өстенә утырып карарга була. Әмма көчле агым аларны эчкә алып кереп китә. Үзләре ярга чыга алмаган егетләргә ярдәм итәргә коткаручыларны чакыртырга туры килә. "Көймә ярдәмендә 1994 һәм 1999 елгы егетләр ярга чыгарылды", - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гражданнар...
-
Бер ир тикшерү изоляторында асылынып үлгән
Әлеге ЧП кичә кичке сәгать 10да Яр Чаллы шәһәре тикшерү изоляторында килеп чыга. Ир күлмәгеннән бау ясап асылынган. Чакырылган "Ашыгыч ярдәм" бригадасы аның үлгән булуын хәбәр итә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә «Челнинские известия» сайты. чыганак:http://www.chelny-izvest.ru/criminal/43575.html
-
Дүрт сәгать чиратта торып бер хатын-кыз вафат булган
Чаллыда материаль ярдәм күрсәтү үзәгендә чиратта торган 62 яшьлек хатын-кыз вафат булган дип хәбәр итә chelnyltd.ru. Ул әлеге үзәккә иртәнге сәгать дүрттә чират алырга килгән була. 4 сәгать буе салкында чират торуны пенсионерның организмы күтәрә алмый, ул аңын җуеп егыла һәм вафат була. http://shahrikazan.com/
-
Исерек ир бер яшьлек баланы үтерүдә гаепләнә
Бу хәл Башкорстанның Агыйдел шәһәрендә була. 21 яшьлек хатын төнге сменага эшкә китә, 1 яшьлек баласын бергә яшәүче ир белән калдыра. Иртән эштән кайтканда бала үлгән була. Тикшерү версиясе буенча, ир ул көнне исерек була. Кыз бала елый башлагач, аның башына берничә тапкыр суга һәм ятып йоклый. Иртән торганда бала...